Центральная библиотека

"Ул кабызган утлар сүнмәс алар"

15 сентябрь көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре күренекле шәхес, драматург Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел тулу уңаеннан Теләче урта мәктәбенең 7 класс укучылары өчен “Ул кабызган утлар сүнмәс алар” дип исемләнгән әдәби дәрес үткәрделәр.  Презентация ярдәмендә китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, әсәрләреннән өзекләр тыңладылар.

   Драматург, прозаик, шагыйрь, педагог, режиссер һәм артист буларак, Кәрим Тинчурин һәр өлкәдә зур уңыш яулый. Аның әсәрләре, чын сәнгать җимеше буларак, бүгендә бик актуаль яңгырый. Юкка гына Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры үзенең һәр яңа сезонын аның “Зәңгәр шәл” музыкаль драмасы белән башлап җибәрмидер.

    Китапханәнең уку залында К.Тинчуринның иҗатына багышланган китап күргәзмәсе эшли.