Центральная библиотека

"Әкият сөйлим, тыңлагыз!"

Теләче Үзәк китапханәсе Балалар китапханәсе белән берлектә 2022 нче елның 20 нче февраленнән 20нче мартка кадәр“Әкият сөйлим, тыңлагыз!” дип исемләнгән иҗади конкурс игълан иткән иде.Ай дәвамында барган бәйгедә барлыгы,рус һәм татар телләрендә, халкыбызның мәдәни мирасын, аның үзенчәлекләрен яктырткан 57 әкият кабул итеп алынды. 21 сентябрь көнне уку залында әлеге бәйгегә нәтиҗә ясалып, катнашучыларны тәбрикләү чарасы булып узды. Биредә призлы урыннар алган җиңүчеләр, шулай ук төрле номинацияләрдә иң яхшы дип табылган әкият язучылар чакырылды. Катнашучылар арасында олы яшьтәге апалар да, кечкенә сабыйлар да бар иде. “Иң маҗаралы әкият”, “Иң тәрбияви әкият”, “Иң милли әкият” һәм башка шундый игътибарга лаек әкиятләр кычкырып укылды. Әкиятләр буенча эшләнгән  анимацион фильмнар каралды.

2022 ел - Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы дип игълан ителде, шул нисбәттән иң яхшы дип табылган әкиятләр буенча анимацион фильмнар - мультфильмнар әзерләнеп, алар цифрлаштырылды. Әкиятләргә бәйле анимацион фильмнар – мультфильмнарны QR-кодлар аша карап була.  Бәйгенең соңгы этабында конкурска килгән иң яхшы эшләр бергә тупланылды   һәм әлеге чарада әкият китабы буларак тәкъдим ителде.