Центральная библиотека

"Татарстан дигән шанлы тарихың бар..."

27 август көнне Мәдәният йорты каршындагы ял паркында узган бәйрәм кичәсендә китапханәчеләр Республика көненә багышланган «Татарстан, шанлы тарихың бар...», Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланган «Без – мираслы халык» һәм Идел буе Болгарстанында ислам дине кабул ителүнең 1100 елллыгы уңаеннан «Күңелләрдә коръән нуры»   дип исемләнгән  китап күргәзмәләре тәкъдим иттеләр.

Әдәби мәйданчыкта халык авыз иҗаты әсәрләреннән өзекләр укыдылар, табышмаклар, тизәйткечләр әйттеләр. Багдад хәлифәсе илчелегенең сәркәтибе  Әхмәд ибн Фазланның Багдадтан Болгарга кадәр үткән юлы картасын буяу аша балаларга Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итү тарихы аңлатылды. Шулай ук, бәйрәмебез кунаклары өчен шифалы үлән чәйләре һәм өй ризыкларыннан табын әзерләнгән иде.