Центральная библиотека

"Китап алам кулыма"

8 сентябрь көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Орымширмә мәктәбе укучыларына “ Мин кулыма китап алам” исемле әдәби дәрес үткәрделәр. Укучылар җәйге каникул вакытында укыган китаплары буенча фикер алыштылар, якташ язучыларның әсәрләрен искә төшереп сорауларга җавап бирделәр. Җәйге каникулдан соң укучыларыбыз яңадан белем дөньясына чумдылар, китапханәчеләр алып килгән китапларны өйләрендә укырга яздырып алдылар.