Центральная библиотека

Якташ язучыбыз Фәнил Галеев

27 июль көнне Татарстанның атказанган юристы, юстиция советнигы, хезмәт һәм прокуратура ветераны, СССР һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, рәссам,  якташыбыз Фәнил Галиевның тууына 83 ел тулу уңаеннан аның соңгы елларда яшәп иҗат иткән йортына “Истәлек тактасын” ачу тантанасы булып узды. Күркәм чарада районыбыз башлыгы Нәҗип Нәкыйп улы Хаҗипов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

Күпкырлы талант иясе Фәнил Ислам улы Галиевның туган көне уңаеннан иҗатына багышлап Теләче үзәк китапханәсе онлайн  кычкырып укулар игълан иткән иде. Ай дәвамында барган бу бәйгедә 36 кеше катнашты. Әлеге тантаналы чарада бәйгедә җиңүчеләребез: Казаклар авылыннан Энҗе Рахматуллина, Шармаш авылыннан Ирина Владимирова, Баландыш авылыннан Илсаф Тимербайев, Казан шәһәрендә яшәүче Чулпан Фәйзелгатовалар “Рәхмәт хаты” һәм истәлекле бүләккә ия булды.