"Гаилә гомер бишеге"
8 июль көнне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Теләче җирлекара һәм балалар китапханәләре хезмәткәрләре мәктәп яны лагеренә йөрүче балалар белән күңелле чара уздырды. Катнашучылар ромашканың таҗларын өзә-өзә анда язылган биремнәрне үтәделәр. Гаилә темасын яктырткан вакытлы матбугат белән таныштылар. Ахырда китап кыстыргыч ясау буенча мастер-класс күрсәтелде.
Шулай ук бәйрәм көне уңаеннан китапханәнең уку залында “Гаилә – гомер бишегем” дип исемләнгән тематик күргәзмә куелды.