Центральная библиотека

"Целебные травы вокруг нас"

  Медицина – күптармаклы. Анда үләннәр белән дәвалау да кулланыла. Ул өлкәне халык медицинасы диләр. Төрле авыруларны дәвалау өчен элек-электән дару үләннәре кулланылган. Укучыларны болар белән таныштыру максатыннан Теләче үзәк китапханә хезмәткәрләре экологик дәрес үткәрде.

 Шулай ук китапханәдә “Целебные травы вокруг нас” дип исемләнгән күргәзмә укучыларга дару үләннәрен танып белергә өйрәнү максатыннан эшләнде.

 Әлеге китапларда тирә ягыбызда үскән шифалы үләннәрнең үзенчәлекләре, әһәмияте, файдасы турында бик күп  мәгълүматлар тупланган.