"Наркомания - афәт ул"
26 июньдә Халыкара наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Теләче үзәк китапханәсендә паркта «Наркомания-афәт ул" дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Китапханәчеләр наркотикларның зыяны турында сөйләделәр, укучыларга буклетлар тәкъдим ителде. Шулай ук наркоманиягә кагылышлы китап күргәзмәсе эшләнде.