Центральная библиотека

"Бәхетле балачак"

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Балачак – бу тормышта иң ваемсыз һәм бәхетле чор. Шул уңайдан Теләче җирлекара һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре үзәк ял паркында үткәрелгән “Бәхетле балачак” дип исемләнгән  бәйрәмдә катнашты. Балалар арасында яраткан әсәрләре буенча рәсемнәр ясау бәйгесе оештырылды. Шулай ук бу көнне Теләче үзәк китапханәсенең уку залында "Эх, ямьле син балачагым" дип исемләнгән күргәзмә куелды. Күргәзмәдә журнал битләрендә басылып чыккан бала тәрбияләүгә кагылышлы мәкаләләр урын алды.