Центральная библиотека

Китапханәчеләр көне

27 май көнне районыбызның барлык китапханәчеләре, шулай ук әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарыбыз Баландыш авылының мәдәният йортына җыелды. Бәйрәм Баландыш авылы китапханәсе (ремонттан соң) танышу белән башланып китте, китапханәче кызларыбыз Миләүшә Нәҗипова, Гөлфия Мөхәммәтшина, Рузалия Газизовалар әзерләгән бай эчтәлекле программа нигезендә, мул табын артында дәвам итте. 

  Баландыш авылының мактанырлык урыннарына  сәяхәт кылдык. Авыл уртасында урнашкан ял паркы һәркемне үзенә җәлеп итеп тора. Яңа ачылган авыл музеенда да ниләр генә юк, биредә безнең тарихыбыз ачык чагыла. 

 Бәйрәмне оештырган, безгә күрсәткән ихтирамнары, мул табыннары өчен авыл җирлеге башлыгы Мөхәммәтшин Рөстәм Шәмсевәли улына, китапханәчеләребез Миләүшә Хәбибрахман кызына, Гөлфия Исмәгыйль кызына ихлас рәхмәтләребезне белдерәбез. 

 Хөрмәтле китапханәчеләр, лаеклы ялдагы ветераннарыбыз! Һөнәри бәйрәмебез белән ихластан котлыйбыз! Алга таба да барлык планнарыбыз, матур,иҗади проектларыбыз тормышка ашсын! Сәламәтлек, иминлек, күтәренке кәеф, бәхет телибез. Китап, сүз кадерен белүче укучыларыбыз күп булсын!