Центральная библиотека

"Все дороги ведут в библиотеку"

    Ел саен 27 майда Бөтенроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле көн Россиянең барлык китапханәчеләре өчен һөнәри бәйрәм булып тора.

    Шушы матур көн алдыннан Теләче үзәк китапханәсендә Караширмә башлангыч мәктәбе укучылары өчен «Все дороги ведут в библиотеку» дип исемләнгән экскурсия үткәрелде. Укучыларны китапханә тарихы, китап фонды, вакытлы матбугат, яңа китаплар белән таныштырып мавыктыргыч әңгәмә үткәрелде. Китапханәчеләр балаларга китап укуның  мөһимлеге һәм китапларны сайлап,  дөрес итеп куллану турында сөйләделәр.