Центральная библиотека

"Китаплы гаилә - бәхетле гаилә"

Теләче үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре, Халыкара гаилә көненә багышлап “Китаплы гаилә - бәхетле гаилә” дип исемләнгән әдәби бәйрәм үткәрде. Әлеге чарада “Яшь гаилә” кызыксындыру клубына йөрүче 7 гаилә катнашты.

Чараның максаты: гаилә кыйммәтләрен ныгыту һәм саклау, гаилә тәрбиясе һәм гаилә гореф - гадәтләрен, милли - мәдәни кыйммәтләрне үстерү, китапның иң зур байлык булуын төшендерү.

Чара барышында гаиләләр үзләре белән таныштырдылар, балалар, әниләре белән бергәләшеп төрле уен - ярышларда көч сынаштылар, татар халык мәкальләрен, табышмакларын искә төшерделәр, бишек җырлары җырладылар. Балалар әниләренең рәсемнәрен ясадылар.

Нияз һәм Рафилә Шәмсетдиновлар сәламәт яшәү, организмны чистарту, дөрес туклану буенча кирәкле һәм файдалы мәгълүмат бирделәр, үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Барлык гаиләләргә дә сертификатлар һәм истәлеккә китаплар тапшырылды.