Центральная библиотека

"Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең!

Теләче җирлекара китапханәсе быелның 21 мартыннан 21 апреленә кадәр “Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен Шушы булыр  иң зур бүләгең”  дип исемләнгән видеоязмалар акциясе игълан иткән иде.  Катнашучылар #Габдулла Тукай 136 ел, #Теләчеүзәккитапханәсе  хештегларылары белән в контакте һәм Телеграм социаль челтәрләрендә халыкка җиткерелде. Бәйгедә барлыгы 145 кеше катнашты. Аларның яше 3 яшьтән 79 яшькә кадәр. Географиягә килгәндә үзебезнең Теләче районыннан гына түгел, күрше Саба, Арча районнарыннан, Түбән Кама, Казан шәһәрләреннән дә акциягә кушылучыларыбыз  булды.

   Орымширмә, Балыклы башлангыч мәктәбе, Әбде, Олы Мишә, Иске Җөри, Теләченең 2 нче һәм 3 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар, гомуми белем бирү мәктәбе укучылары аеруча активлык күрсәтте.