Центральная библиотека

"Тукай - милләтебез кояшы"

20 апрель көнне Теләче үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Яшь гаилә» кызыксындыру клубына йөрүчеләр белән татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның иҗатына багышлап «Тукай – милләтебез кояшы» дип исемләнгән кичә үткәрде. Габдулла Тукай кыска гына гомере эчендә гасырларга җитәрлек бай мирас калдырган. Яшь буын шушы мирасны киләчәктә дә югалтмыйча сакласын, бөек шәхесләребезне онытмасын өчен шушындый чаралар аша балалар күңеленә үтеп керергә тырышабыз.

Бәйрәмгә кунак булып килгән Кәҗә белән Сарык, Шүрәле, Су анасы кичәне тагын да ямьләндереп җибәрде. Балалар сәнгатьле итеп яраткан шагыйребезнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, әкият геройлары белән бергәләп төрле күңелле уеннар уйнадылар.

Әниләр дә читтә калмады: ике командага бүленеп, «Кем тизрәк» уенында катнашып мәкальләр әйтештеләр, Тукай иҗатына багышланган кроссворд, табышмаклар чиштеләр, 9 май -  Җиңү көненә Георгий тасмасыннан күкрәк билгесе ясау буенча мастер-класс үттеләр.