Центральная библиотека

"Теләче: үткәне һәм бүгенгесе".

7 апрель көнне Теләче үзәк китапханәсендә Гыйльмиев Сәлмән Гали улының  “Теләче: үткәне һәм бүгенгесе” исемле китабын тәкъдим итү чарасы булып  узды. Әлеге чарада Теләче  районы башлыгы урынбасары Фатхуллин Айрат Гыйлван улы, Теләче авылы җирлеге башлыгы Мараков Илдар Рамил улы, китапханәчеләр, тарих укытучылары һәм тарихыбызга битараф булмаган зыялы затлар җыйналды.   Китапханәчеләр тарафыннан әзерләнгән  тирән эчтәлекле  “Тарих эзләре буйлап” исемле презентация тәкъдим ителде һәм алдагы елларда районыбыз тарихы белән бәйле булган  китапларга күзәтү оештырылды.

  Районыбызның кабаттан оешуының 30 еллыгы уңаеннан  Сәлмән Гали улы әле яңа гына табадан төшкән китабының язылу тарихы, анда язылган иң кызыклы кайбер вакыйгалар турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде. Шулай ук  Айрат Фатхуллин, Нурания Гыйльметдинова, Илдар Мараков, Айнур Хафизов һ.б. чыгышлары тыңланды. “Тарихын белмәгәннең, киләчәге юк” -дигән безнең халкыбыз. Мирас булып калырлык китаплары булган Теләченең киләчәге якты булсын!