Центральная библиотека

"Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә"

Теләче үзәк китапханәсе, балалар китапханәсе белән берлектә гаилә һәм китапханә арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту, ата – аналарның игътибарын балаларның китап укуга, матур әдәбият белән кызыксынуына юнәлтү, матур әдәбият аша балаларны тәрбияләүнең әһәмиятен төшендерү максатыннан “Яшь гаилә” кызыксындыру клубы эшен башлап җибәрде.

24 март көнне клубның беренче утырышы Мәдәни мирас һәм халык сәнгате елына багышлап оештырылды.  “Китаплы гаилә – гыйлемле гаилә” дип исемләнгән фольклор кичәсе - татар халкының бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен, йолаларын саклап калу, аны киләчәк буыннарга тапшыру иде. Әлеге кичәдә әби – бабаларыбызның сандыкта сакланган хәзинәләре барланды, милли уеннар уйналды, табышмакларга җаваплар табылды.