Центральная библиотека

"Компьютер белеме"

Теләче Үзәк китапханәсендә өлкән яшьтәге кешеләрне  компьютерда, интернет челтәрендә эшләргә, мобиль кушымталардан файдаланырга өйрәтү буенча «Компьютерная грамотность/ Компьютер белеме» буенча эш башланып китте. 2 март көнне укучылар «РФ Дәүләт хезмәтләре» һәм «ТР Дәүләт хезмәтләре», шулай ук «телеграмм канал» кушымталарыннан дөрес файдаланырга өйрәнделәр. Дәүләт хезмәтләре порталы аша  салым инспекциясе, Пенсия фонды, медицина, мәгариф һ.б. оешмалар белән хезмәттәшлекне мөмкин кадәр җиңеләйтә.

  Барлык теләүчеләрне яңа мөмкинлекләрне үзләштереп,  аралашу дәрәҗәсен арттырырга чакырабыз.

Китапханәнең уку залында укучыларыбыз игътибарына “Цифрлы Татарстан” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.