Центральная библиотека

"Хатын-кыз - милләтнең җаны"

4 март көнне Теләче җирлекара китапханәсендә якынлашып килүче 8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Хатын-кыз – милләтнең җаны” дип исемләнгән кичә уздырылды. Әлеге кичәгә  бүгенге көндә  уллары хәрби хезмәттә булган, районның төрле авылларында яшәүче солдат әниләре чакырулы иде. Тәбрикләү сүзе белән кичәне Теләче җирлекара китапханәләр директоры Дәүлиева Ризидә Миннехан кызы  ачып җибәрде. Бәйрәм кичәсендә район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гыйниятуллин Динар Сәит улы, Татарстан Республикасы Саба-Теләче хәрби комиссариаты бүлеге җитәкчесе Закиров Фәнис Фәрит улы, интернационалист – сугышчылар, хәрби хезмәтләрен Афганистан җирендә үтәгән, районның эш һәм мәшгульлек үзәге җитәкчесе Галимҗанов Айдар Муса улы һәм запастагы майор, районның ДОССАФ оешмасы җитәкчесе Нуретдинов Рәис Рөстәм улы  катнаштылар һәм әниләргә изге теләкләрен җиткерделәр. Очрашу үзешчәннәребез башкаруындагы матур җырлар, шигырьләр белән,  армия сафларында хезмәт итүче егетләрдән килгән видеоязмалар карау белән үрелеп барды.  Соңыннан әниләргә чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Очрашу чәй табыны артында җылы әңгәмә белән дәвам итте. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, традициягә әверелгән әлеге кичә елдан-ел ямьлерәк һәм үзенчәлеклерәк итеп уздырыла.