Центральная библиотека

"Халкыбыз мирасы мәңгелек"

Халык сәнгате һәм Рәсәй халыкларының матди булмаган мәдәни мирасын саклау елы уңаеннан, 16 март көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре “Сердәш” клубына йөрүчеләр белән “Халкыбыз мирасы мәңгелек” дип исемләнгән фольклор кичәсе үткәрде. Әлеге чарада катнашучылар төрле халыкларның гореф-гадәтләре сакланган әкиятләрне,  мәкаль-әйтемнәрне искә төшерделәр, табышмакларга җаваплар таптылар. Әби-бабайлар яшәгән чорга кайтып, шул вакытларның җылысын тойдылар, борынгы, шулай да бүгенге көнгәчә сакланып калган  “Түбәтәй”, “ Капкалы”, Йөзек салыш” кебек татар халык уеннарын уйнап яшь вакытларын искә төшерделәр.