Центральная библиотека

"Милләтемнең горурлыгы"

Күренекле язучы һәм галим, журналист, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның (1887-1938) тууына 135 ел тулды. Г.Ибраһимов XX гасырның беренче чирегендә иҗат иткән әдипләр — Г.Тукай, Дәрдемәнд, Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, Г.Камал, М.Фәйзиләр белән бергә татар әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән язучы.

  Шул уңайдан Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре белән “Милләтемнең горурлыгы” дип исемләнгән әдәбият сәгать үткәрделәр. Китапханәчеләр язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырдылар, “Казакъ кызы”, “Адәмнәр” “Алмачуар”, “Яз башы” һ.б. әсәрләрен тәкъдим иттеләр.