"Замана афәтеннән сакланыйк"
1 март - Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көне. Шул уңайдан Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре "Замана афәтеннән сакланыйк" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чараның максаты: яшьләр арасында наркоманияне кисәтү буенча эш алып бару, наркотикларга карата нәфрәт уяту, яшь буында сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү. Китапханәдә укучылар игътибарына китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.