Центральная библиотека

"Бабаларыбыз юлы безгә үрнәк"

17 февраль көнне Теләче үзәк китапханәсендә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул ителүенә 1100 ел тулуга багышланган “Бабаларыбыз юлы безгә үрнәк” дип исемләнгән тарихи чара узды. Очрашуда Татарстан Республикасының Төньяк районнары казые, Теләче районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт һәм Гөлназ абыстай Фәләхиевлар Ислам дине нигезенең бер баганасы  булган Хаҗ сәфәре турында тирән эчтәлекле видеопрезентация ярдәмендә чыгыш ясадылар.  Чарада катнашкан Талия ханым Зиннатуллина, Бөтендөнья Татар конгрессының Теләче җирлеге бүлеге җитәкчесе Алисә ханым Дәүләтшиналар чорыбызның афәтенә әверелеп баручы төрле бозыклыклардан Ислам дине кануннары аша балаларыбызга тәрбия биргәндә генә котыла алабыз, - дигән уй-фикерләрен җиткерделәр