"Пушкин - сердце русской литературы"
10 февраль - А.С. Пушкинны искә алу көне. Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Караширмә авылы клубында берләшмәгә йөрүче балалар белән бөек шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын яктырткан “Пушкин – сердце русской литературы” дип исемләнгән презентация ярдәмендә күзәтү үткәрделәр. Укучылар А.С. Пушкинның шигырьләрен, әкиятләрен кычкырып укыдылар. Ахырдан китапханә хезмәткәрләре Бөтенроссия “Китап бүләк ит” акциясенә кушылып, укучыларга истәлеккә китаплар бүләк иттеләр.