Центральная библиотека

"Аулак өй баттл"

    21 гыйнвар көнне Теләче җирлекара  китапханәсе каршында эшләүче “Йөзек кашы” әдәбият- сәнгать иҗат берләшмәсе членнары район мәдәният йортында республика күләмендә узган “Аулак өй баттл” уенында катнаштылар. Таныштыру, кара – каршы такмаклар әйтешү, “Йөзек салыш” уены биремнәрен үтәүдә иҗат сөючеләребез сынатмадылар.

    Катнашучыларыбыз Нурания Гыйльметдинова, Сиренә Гатиятова, Фәнил Миннекәев, Резидә Дәүлиева, Алисә Дәүләтшина, Илсаф Тимербайевка чын күңелдән рәхмәтләребезне җиткерәбез! Алга таба да иҗади уңышлар теләп калабыз!