Центральная библиотека

"Ир асылы- ил бизи"

   15 октябрь көнне Теләче үзәк китапханәсендә әтиләр көне уңаеннан Теләче урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары өчен “Ир асылы – ил бизи” исемле тәрбия сәгате уздырылды. Әлеге чарада районыбызның ДОССАФ оешмасы җитәкчесе, хәрби бурычын Әфганстан җирендә үтәгән, балаларына үрнәк әти, оныкларына кайгыртучан дәү әти булган Нуретдинов Рәис Рөстәм улы катнашты һәм укучыларга теләкләрен җиткерде. Чара барышында  балалар "Минем әти – иң яхшысы" дигән анкета тутырдылар, әтиләренең  эшләре, казанышлары, бергәләп нәрсә белән шөгыльләнергә яратулары турында сөйләделәр. Шулай ук бәйрәм  көненә котлау открыткалары ясау буенча мастер-класс үткәрелде.

  Ахырдан укучыларга әсәрнең төп герое булган  Рөстәмнең фаҗигале язмышын, тормыш сукмаклары, хис – кичерешләрен тасвирлап язылган Р.Нәбиев һәм Д.Нәгыймнең “Бөртекләп җыелган гомер” китабына күзәтү ясалды, китапханәгә килә торган газета – журналлар белән таныштырылды.