Центральная библиотека

"Закон буенча яшәргә"

13 октябрь көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре 6 нчы сыйныф укучылары өчен «Закон буенча яшәргә дип исемләнгән хокукый сәгать үткәрделәр. Китапханәче РФ Конституциясенең барлыкка килү тарихы турында сөйләде, аның структурасы белән таныштырды. Шулай ук балалар үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында белделәр, хокукый викторина сорауларына җавап бирделәр.