Центральная библиотека

"Татарча диктант"

10 сентябрь көнне, Теләче үзәк китапханәсендә татарча диктант язу оештырылды. "Татарча диктантка" китапханәчеләр, шулай ук авылдашларыбыз да кушылды. Акциянең максаты - татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту иде.