"Туган якта алтын көз"
8 сентябрь көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәбендә "Туган якта алтын көз " дип исемләнгән экологик сәгать үткәрделәр. Чара барышында балалар көзгә багышланган шигырьләр тыңладылар, мәкальләр әйтелде, табышмаклар бәйгесе үтте. Ахырдан укучылар өйләренә китаплар яздырып алдылар.