"Газета-журналларда күпме байлык"
28 сентябрь көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре янгын сүндерү бүлегендә эшләүче хезмәткәрләргә яңа китаплар, журналлар тәкъдим иттеләр. Китапханәгә килүче газета-журналлар белән таныштыру максатыннан “Газета-журналларда күпме байлык“ исемле библиопресс үткәрделәр.