Центральная библиотека

"Хезмәт кешене бизи"

29 сентябрь көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре 7 нче сыйныф укучылары өчен «Хезмәт кешене бизи» дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирү сәгате үткәрделәр. Уку залында балалар өчен «Һөнәрләр дөньясында» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче балаларга хәзерге вакытта илдә кирәкле һөнәрләр турында сөйләде, китапханәдә булган әлеге тема буенча әдәбият белән таныштырды. Укучылар табышмакларга җавап бирделәр, мәкальләрне искә төшерделәр.