"Татарстан- уртак йортыбыз"
28 август көнне мәдәният йорты каршындагы ял паркында үткәрелгән бәйрәм кичәсендә китапханәчеләр Республика көненә багышланган “Татарстан-уртак йортыбыз”, районыбыз оешуга 30 ел тулу уңаеннан “Моң бишегем-Теләчем” исемле бай китап күргәзмәләре тәкъдим иттеләр. Әдәби мәйданда әкият геройлары катнашында викториналар, рәсем ясау конкурслары оештырылды. Бәйрәмебез кунакларына “Эх, тәмле чәй-күңелдә җәй!”-дигән шифалы үлән чәйләре тәкъдим иттек.