Центральная библиотека

"Флаг державы-символ славы"

21 август көнне Теләче мәдәният һәм ял паркында «Флаг державы- символ славы» дигән мәгълүмат – дайджест узды.  Чара барышында Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре укучыларга Россия флагының  барлыкка килү  тарихыннан күп кенә кызыклы фактлар китерделәр, аның төсләренең символлаштырылганын һәм кайларда булырга тиешлеген искә төшерделәр. Әңгәмә ахырында балалар Россия Федерациясе гимнын тыңладылар, флагка багышланган шигырьләр укыдылар, «Россия Федерациясе флагы турында» викторинасы сорауларына җавап бирделәр.