Центральная библиотека

“Кабатланмас шәхес”

27-28 июль көннәрендә Теләче ял паркында һәм сәүдә нокталарында якташ язучыбыз, хокук белгече, ТРның атказанган юристы, юстиция киңәшчесе, күп тапкырлар СССР Генераль прокуроры, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы прокурорлары тарафыннан бүләкләнгән, дистәләгән Мактау грамоталары, «Хезмәт ветераны», «Прокуратура ветераны» медальләре иясе Фәнил Ислам улы Галеевның тууына 82 ел тулу уңаеннан “Кабатланмас шәхес” дигән күргәзмә оештырылды. Анда аның иҗатына багышланган, газета-журнал материалларыннан тупланган папка һәм китаплары куелды. Китап укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырылды.