«Гаилә – тормышның тылсымлы символы»
8 июль көнне Теләче үзәк ял паркында Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан киң даирә укучылар өчен Теләче Үзәк китапханәсе тарафыннан «Гаилә – тормышның тылсымлы символы» исемле викторина үткәрелде.
Әлеге бәйрәмнең символы – ак ромашкалар. Кызыксынучан укучыларыбыз исә шушы ромашка чәчәкләренең таҗларында яшерелгән сорауларга, табышмакларга җавап бирделәр. Чарага әзерләнгән күргәзмәдә гаилә белән уку өчен китаплар, газета-журналлар тәкъдим ителде.