Центральная библиотека

"Матурлык эзләүче әдип"

Быел июнь аенда әдәбият сөючеләр танылган язучы Габделхай Сабитовның тууына 90 ел тулуны билгеләп үтте. 30 июнь көнне китапханәчеләр Теләче ял паркында "Матурлык эзләүче әдип" исемле әдәбият дәресе үткәрделәр. Укучыларыбыз  язучының "Ай сукмагы", "Кайнар туфрак" исемле китапларыннан хикәяләрен кычкырып укыдылар, аның иҗаты, тормыш юлы белән таныштылар.