Центральная библиотека

"Яшьнәп үткән яшьлек"

28 июнь көнне Олы Мәтәскә авылының мәдәният йортында күп еллар китапханәче булып эшләп лаеклы ялга чыккан Люция Закир кызы Имамиеваның 80 яшь яшьлек юбилее билгеләп үтелде.

   Люция апа сугыш чоры баласы, төгәлрәк әйтсәк, ул 1941 елның 23 июнь көнне гаиләдә 8 нче бала булып дөньяга килгән. “Яшәр өчен түгел, үләр өчен тугансыңдыр инде”,- дип елаган ул тугач әнисе. “Ашыйсым килгәч, әнине эзләп үзем кырга бара идем”,- дип искә ала Люция апа.

   Туган авылы Тәмте-Мәтәскә җидееллык мәктәбен гел бишле билгеләренә генә тәмамланганнан соң 15 км ераклыктагы Янсуар мәктәбенә йөреп урта белем ала ул. Аны да гел бишле билгеләренә генә тәмамлый. Олы Мәтәскә авылына тормышка чыга. Шул арада Алабугадагы китапханәчеләр көллиятен тәмамлый. Ире Рәис абый белән лачындай өч ул үстерәләр. Бүген Люция апа бәхетле әни, бәхетле дәү әни. Төп йортта кечкенә улы Эмиль килене Тәслимә тәрбиясендә.  Биш  вакытын намазын калдырмаган Люция апа оныкларының да иманлы булуларын тели. “Яшьнәп үткән яшьлек”,- дип исемләнгән портрет кичәдә барлык китапханәчеләр, авылдашлары, якыннары Люция апага олы рәхмәтләрен җиткерделәр.