Центральная библиотека

“Үз ана телем-минем өчен иң матур, иң газиз тел”

Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Туган илебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын да без иң элек туган тел аша тоябыз. Һәр халыкның туган теле – ул, иң элек, аның мәдәнияте,тарихи көзгесе.

19 июнь көнне Теләче ял паркында китапханә хезмәткәрләре Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган “Үз ана телем-минем өчен иң матур, иң газиз тел” исемле чара үткәрде. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады,  яңа кайткан китаплар белән таныштырды. Чара барышында “Әйтеп бетер” дигән исем астында мәкальләр, сынамышлар әйтелде, шаян сорауларга, табышмакларга җаваплар тыңланды. Максатыбыз туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләү, телебезнең сафлыгын, матурлыгын, аһәңле яңгырашын үсеп килүче буынга җиткерү.