Центральная библиотека

"Үзеңне явызлыктан сакла!"

2 июнь көнне Теләче ял паркында "Үзеңне явызлыктан сакла!" дип аталган чара уздырылды. Чарада катнашучы балаларга тормышта булырга мөмкин куркыныч күренешләр, кешенең һәрвакыт тормышта сайлау алдында торуы турында әңгәмә уздырылды. Балалар арасында дуслык, ышаныч, бердәмлек булдыру максатында тренинг-күнегүләр үткәрелде, кычкырып китап уку оештырылды. Соңыннан балаларга буклетлар таратылды.