Центральная библиотека

"Книжная эстафета-солнечное лето"

1 июнь көнне Теләче үзәк мәдәният һәм ял паркында район китапханәсе хезмәткәрләре «Книжная эстафета - солнечное лето» исемле  акция үткәрделәр. Чараның максаты - балаларны кызыклы уеннар аша әдәбияткә  тарту, нәфис әдәбият өлкәсендә алган белемнәрен гомумиләштереп һәм беркетеп, күңелле кәеф булдыру, балаларның уку мәнфәгатьләрен үстерү, иҗади сәләтләрен күрсәтү. Балалар бик теләп яңа китаплар белән таныштылар, әкиятләр һәм шигырьләр укыдылар, шулай ук  ике телдә үткәрелгән кызыклы викторина сорауларына җавап бирделәр.