Центральная библиотека

"Мин дә синең сайрар бер кошчыгың"

Якташыбыз,  Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, “Рухият” фондының Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиясе лауреаты Сәйдә Закир кызы Зыятдиновага 27 март көнне 80 яшь тулды.Сәйдә Зыялы укучыларга “Айның тулган чагы”, “Сулар үргә акмый" дигән шигъри китаплар, проза әсәрләре – повестьлар «Кайнар сукмаклар», «Кар карасы», «Кара таплы бизәк», «Югалту», хикәяләр «Юл читендә», «Буранлы төн», «Ике дөнья арасы», «Ачылмаган бөре», «Сыну», «Яз салкыннары» һ.б., шулай ук публицистик мәкаләләр авторы буларак та таныш. Китап укучыларыбызны якташыбыз иҗаты белән якыннанрак таныштыру максатыннан Теләче җирлекара китапханәсендә “Мин дә синең сайрар бер кошчыгың” дип аталган күргәзмә эшләнде, презентация куелды.