"Терроризм - угроза обществу"
18 март көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәбе укучылары өчен «Терроризм – угроза обществу " дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Укучыларга "терроризм" төшенчәсен аңлаттылар, бөтен кешелек өчен терроризмның нинди куркыныч тудыруы турында сөйләделәр. Шулай ук җәмәгать урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләре һәм теракт вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар.
Теләче үзәк китапханәсенең уку залында китап укучыларга “Терроризм – угроза обществу” дигән күргәзмә тәкъдим ителде.