Центральная библиотека

"Туган телдә дәшсәм генә, туган җирем мине аңлар"

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты мәдәният бүлеге тарафыннан Теләченең үткәне һәм бүгенгесе, гүзәл табигате, талантлы кешеләре турында әсәрләрнең артуына ирешү,  туган телне саклау һәм үстерү, әдәби әсәрләр иҗат итүче талантлы авторларны барлау, аларга ярдәм итү, иҗади мөмкинлекләрен үстерүне һәм әдәби әсәрләр иҗат итүгә кызыксыну уяту максатыннан 2020 елның 1 декабреннән 2021 елның 1 февраленә кадәр “Туган телдә дәшсәм генә, туган җирем мине аңлар” дип исемләнгән сәнгатьле сүз бәйгесе игълан ителгән иде. Бәйгедә әдәбиятка гашыйк, якташ язучыларыбыз иҗаты белән кызынучы 164 кеше катнашты.  20 февраль көнне Теләче мәдәният йортында районыбыз җитәкчеләре, якташ язучыбыз Дания Гайнетдинова, әдәбият сөюче дусларыбыз катнашында әдәбият-сәнгать кичәсе узды. Әлеге чарада сәнгатьле сүз бәйгесе җиңүчеләре, үзешчән артистларыбыз чыгыш ясады. Фойеда күргәзмәләр эшләде.