Центральная библиотека

"Тормышы җыр булып яңгырады"

  15 февральдә Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре 6 сыйныф укучылары өчен герой – шагыйрь Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышлап “ Тормышы җыр булып яңгырады” исемле батырлык сәгате уздырдылар. Чара барышында Җәлилнең иҗатына багышланган презентация күрсәтелде, китаплары белән таныштырылды. Китапханәче укучыларга “Ышанма”, “Дусларга”, “Яулык”, “Җырларым”  исемле шигырләрен укыды. Викторина сорауларына җаваплар укучыларның М.Җәлилнең иҗатын яхшы белүләрен күрсәтте. Китапханәнең уку залында “Батырлык шагыйре” исемле китап күргәзмәсе эшли.