Центральная библиотека

"Әфганстан! Йөрәкләрдә тирән яра..."

15 февраль Россиядә сугышчы-интернационалистларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан интернациональ бурычларын батырларча үтәгән солдатлар хөрмәтенә Теләче Үзәк китапханәсенең социаль челтәрдәге битендә презентация тәкъдим ителде. 12 февраль көнне уку залында балаларга, әти-әниләргә “Әфганстан! Йөрәкләрдә тирән яра...” дип исемләнгән искә алу сәгате үтте. “Әфганстан: онытырга хакыбыз юк” исемле китап күргәзмәсе куелды һәм буклет эшләнде. Укучыларыбыз игътибарына Әфганстан турындагы альбом һәм әдәби әсәрләр тәкъдим ителде. Әфган сугышы вакытында совет солдатлары һәм офицерларының батырлыгы – хәзерге буын балалары өчен каһарманлыкның бер үрнәге.