Центральная библиотека

"Холокост - больше никогда"

25 гыйнвар көнне Теләче үзәк китапханәсендә Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне уңаеннан «Холокост – больше никогда» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Чараның максаты - укучыларда Бөек Ватан сугышы турында күзаллауны киңәйтү, солдатларыбызның батырлыклары белән таныштыру, патриотизм хисе, Ватаныбыз өчен горурлык хисләре тәрбияләү.