Центральная библиотека

"Иҗат уты яна йөрәктә"

6 гыйнвар көнне Теләче үзәк китапханәсенең уку залында “Йөзек кашы” әдәбият-сәнгать иҗат берләшмәсе Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче, Татарстан радиосы мөхәррире, шагыйрә, язучы, гаять үзенчәлекле рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, якташыбыз Дания Заһретдин кызы Гайнетдинова белән очрашты. Әлеге очрашуда йөзек кашларыбыз: Дамира Миннебаева, Сиринә Гатиятова, Рузалия Газизова,  Фәнил Нигъмәтҗановлар катнашты. Иҗат әһелләренә аралашу бер-берләренең иҗатына бәһә бирешү бик тә кирәк. Төрле җирләрдә, төрле һөнәр ияләре булган бу мөхтарәм затларны бер нәрсә берләштерә -  ул иҗат! Очрашу кичәсен Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Дәүлиева Ризидә Миннехан кызы ачып җибәрде. Кичәдә “Йөзек кашы” членнарының шигырьләре,  Дания Гайнетдинова сүзләренә язылган җырлар Сиринә Гатиятова башкаруында тыңланылды, баянда Рафис Минһаҗев уйнады.