Центральная библиотека

"Җәлил укулары"

19 ноябрь көнне Теләче үзәк китапханәсенең уку залында “Җәлил укулары”  III Халыкара әдәби бәйгесенең сайлап алу туры узды. Жюри әгъзалары җибәрелгән видеоязмаларны карап бәя бирде. Халыкара әдәби бәйгегә районыбыздан барлыгы 183 эш кабул ителде, шуның 42се – китапханәчеләр тарафыннан җибәрелгән иде. Ел саен уздырыла торган әлеге конкурс сөйләм телен үстерү һәм матур әдәбиятка кызыксыну уяту, шигъри сүзнең асылын һәм аһәңен тоярга өйрәнүне максат итеп куя. Барлык катнашучыларга рәхмәтебезне җиткерәбез, алдагы бәйгеләрдә дә актив катнашуыгызны көтеп калабыз.