Центральная библиотека

"Көзге муллык"

 4 ноябрь көнне Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан район үзәгендә  узган көзге ярминкәдә Тәләче җирлекара китапханәсе күргәзмә белән катнашты. Райондашларыбыз игътибарына районның барлык китапханә хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән татар халкының камыр ризыклары, табигать хәзинәләреннән ясалган әдәби геройлар, дару үләннәренән бәйләмнәр һәм башка һөнәри һәм иҗади эшләр тәкъдим ителде.

Төрле номинацияләрдә җиңүче китапханәләр Диплом һәм “Дулкын” бассейнына сертификат белән бүләкләнделәр.