Центральная библиотека

"Армия - тормыш мәктәбе"

   15 октябрь  көнне Теләче үзәк китапханәсендә «Армия – тормыш мәктәбе » дип исемләнгән  егетләрне армия сафларына озату кичәсе үткәрелде. Кичәнең максаты: булачак солдатларны армия сафларына әзерләү, үз-үзеңне тоту  кагыйдаләрен аңлату, патриотик тәрбия бирү иде. Әлеге очрашу кичәдә Татарстан Республикасы Саба-Теләче хәрби комиссариаты бүлеге начальнигы Закиров Фәнис Фәрит улы, Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гиниятуллин Динар Сәет улы,   район ветераннар советы рәисе урынбасары Гыйльмиев Сәлмән Гали улы, хәрби хезмәтен Афганистан җирендә үтәгән, районыбызның ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Нуретдинов Рәис Рөстәм улы,  Теләченең «Яшь армеецлар” отряды җитәкчесе Гатиятов  Рәсип Рәшит улы һәм аның “яшь армеецлары» катнашты . Хәзерге вакытта Чита шәһәрендә үзенең хәрби хезмәтен үтүче Габдуллин Айзатның әнисе Флёра ханым да  егетләргә изге теләкләрен җиткерде. Көзге чакырылышта Теләче районыннан барлыгы 16 егетебез  Ватаныбызны сакларга алына. Изге теләкләр, үзешчән артистларыбыз башкаруында җырлар белән үрелеп барган кичә җылы, матур мөһиттә узды.  Кичә ахырында булачак солдатлар һәм килгән кунаклар белән истәлек очен фотога тошелде, шулай ук истәлек бүләкләре тапшырылды.

Шулай ук китапханәдә “Сагыну сәламнәрем сезгә, авылдашлар!” исемле күргәзмә эшләнде һәм презентация күрсәтелде.