"Татарча диктант"
26 сентябрь көнне, Теләче үзәк китапханәсендә татарча диктант язу оештырылды. "Татарча диктант" акциясенә китапханәчеләр һәм китап укучыларыбыз кушылды. Акциянең максаты - татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту.